Министрлык турында

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сәламәтлекне саклау өлкәсендә медицина профилактикасын оештыру мәсьәләләрен, шул санда йогышлы авыруларны һәм СПИД, медицина ярдәмен һәм медицина реабилитацияләвен, фармацевтик эшчәнлекне кертеп дәүләт сәясәтен уздыра.

Татарстан Республикасы халкының сәламәтлек саклау өлкәсендәге дәүләт сәясәтен эшләү һәм тормышка ашыру, фармацевтик эшчәнлек һәм дәүләт сәламәтлек саклау өлкәсендә норматив-хокук тәртипкә салу, халыкка медицина ярдәмен, профилактика чаралары, медицина реабилитацияләвен уздыру системасын оештыру, ана һәм бала сәламәтлекләрен саклау, медицина ярдәменең махсуслаштырылган төрләрен күрсәтүдә катнашу министрлыкның төп бурычлары булып тора.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының МИССИЯсе

  •  Сәламәт яшәү рәвеше һәм авырулар санын киметү белән кызыксындырырга;
  • ихтыяҗларына туры китереп, республикада торучыларның сыйфатлы сәламәтлек саклау хезмәтләрен тигез ала алырлыгынн тәэмин итәргә;
  • медицина хезмәтенең сыйфатына ирешергә;
  • бүлеп бирелгән ресурсларны һәм чараларны нәтиҗәле кулланырга

ашкына торган, инновацион һәм кешегә юнәлтелгән сәламәтлек саклау системасын барлыкка китерү.

Министрлык түбәндәге төп функцияләрне гамәлгә ашыра:

  • сәламәтлек саклау белән идарә итү, шул санда:
  •  озак сроклы этапка, планнаштырылган елга тармак программаларын төзү;
  •  Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасының дәвалау һәм профилактикалау эшчәнлеге белән идарә итү;
  •  махсуслаштырылган медицина ярдәме белән идарә итү;
  •  дару чаралары әйләнеше өлкәсендә килеп чыккан мөнәсәбәтләрне бирелгән вәкаләтләр чикләрендә тәртипкә салу.

Соңгы яңарту: 2018 елның 28 марты, 10:09

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International