Коррупциягә каршы хокукый мәгариф

2008 елның 25 декабреннән №273-ФЗ «Коррупциягә каршы тәэсир итү турында»  Федераль законы коррупциягә каршы тәэсир итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча дәүләт органнары эшчәнлегенең төп юнәлешләренә җәмгыятьтә коррупцион тәртипкә карата тискәре мөнәсәбәтне булдыруга юнәлдерелгән чаралар кабул итүне кертә.

Коррупциягә каршы көрәш коррупцион хокук бозуларны кылган өчен эзәрлекләүгә юнәлтелгән хокукый чаралар кулланудан гына түгел, ә гражданнарның хокукый аңы дәрәҗәсен күтәрү, үз-үзләрен тотышларының, белем бирүнең һәм тәрбия бирүнең коррупциягә каршы стандартларын популярлаштыруга, гражданинның коррупциягә каршы үз-үзен тотышын формалаштыруга юнәлтелгән превентив эштән дә гыйбарәт.

Практика шуны күрсәтә: хокук бозуларны кисәтү максатлары, барыннан да элек, гражданнарны үз хокукларын яклау һәм үз мәнфәгатьләрен саклау өчен законнарны мөстәкыйль рәвештә куллануга өйрәтү белән  ирешеләләр.

2018-2020 елларга коррупциягә каршы тәэсир итүнең гамәлдәге Милли планының төп бурычларыннан берсе булып, хезмәткәрләрнең коррупциягә каршы үз-үзләрен тотышларын булдыруга, җәмгыятьтә коррупциягә каршы стандартларны популярлаштыруга һәм иҗтимагый хокукый аңны үстерүгә юнәлтелгән мәгърифәтчелек, белем бирү һәм башка чараларның нәтиҗәлелеген күтәрү тора.

Бу уңайдан Татарстан Республикасының Генераль прокуратурасы, коррупциягә каршы тәэсир итүнең төп элементы буларак, хокукый тәрбия бирүгә зур игътибар бирә.

Компьютер программасы

"Без коррупциягә каршы"

Методик материаллар

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования