ТР Президенты указы белән яңа ТР сәламәтлек саклау министры билгеләнде

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

2018 елның 14 февраленнән № УП-166 указ белән Адел Юныс улы Вафин башка эшкә күчүе аркасында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазыйфасыннан азат ителде.

Чираттагы 2018 елның 14 февраленнән № УП-167 указ белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазыйфасына Марат Наил улы Садыйков билгеләнде.

ТР Президенты Матбугат-хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International