2017 елда Республика клиник хастаханәсе яңа эшләнмәләр өчен 15 патент алды

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Казанда ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең 2017 елдагы эш йомгакларына һәм 2018 елга куелган бурычларга багышланган  Хастаханә Советының киңәйтелгән утырышы узды. Чарада ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Захарова, ТР Министрлар кабинетының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы Гүзәл Шакирова, РКХ баш табибы Рөстәм Гайфуллин һ. б. катнаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International