Буада «Ел хатын-кызы. Ел ир-кешесе: хатын-кызлар карашы» дигән республика конкурсының зона этабы узды. Ул республиканың 8 районыннан: Буа, Яшел Үзән, Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Чүпрәле һәм Кама Тамагы районнарыннан 30 артык конкурста катнашучы хатын-кызны җыйды.