Казаннан һәм Түбән Камадан балалар табиблары чикләнгән мөмкинлекләре белән балаларны Чистай үзәк район хастаханәсенең яңа балалар сырхауханәсендә кабул итүне уздырдылар. Акция «Сәламәтлек – балаларга» дигән «Бердәм Россия» партиясенең проекты кысаларында «Көч балаларда» тернәкләндерү үзәге, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, ТР Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов булышлыкларында узды.