Туберкулез турында белергә кирәк булган 8 әйбер

2018 елның 13 марты, сишәмбе

12 марттан башлап 21 мартка кадәр Татарстанда туберкулезны профилактикалау буенча ункөнлек уза. Ул Бөтендөнья туберкулез белән көрәш көненә (24 март) туры китерелгән.

1. Туберкулез дөньяда үлемнең 10 алдынгы сәбәпләренең берсе булып тора.

2. Дөньяда 30 миллионнан артык туберкулез белән авыручы исәпләнә.

3. Туберкулез кешедән кешегә һава буенча тарала.

4. БССО (ВОЗ) мәгълүматлары буенча, дөнья халкының бер чиреге диярлек латент (яшерен) туберкулезга ия.

5. Туберкулез таякчыгы, организмга эләккәч, анда гомер буена кала һәм теләсә кайсы вакытта авыру килеп чыгарга мөмкин.

6. Авыручылар сәламәт күренергә мөмкиннәр – авыруның башлангыч формалары кеше өчен сизелмичә үтә, авыру шуның белән мәкерле.

7. Флюорография гына авыруны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.

8. Тәмәке тарту туберкулез белән авыру һәм аннан үлем куркынычлыгын арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International