Казан шәһ. «1нче номерлы балалар стоматология сырхауханәсе» ДАССУнең баш табиб вазыйфасына Ратмир Равил улы Мостафаев билгеләнде

4 апрель 2018 ел., чәршәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Казан шәһ. «1нче номерлы балалар стоматология сырхауханәсе» ДАССУнең баш табиб вазыйфасына Ратмир Равил улы Мостафаев билгеләнде.

1979 елның 17 февралендә туды.

2000 елда «Стоматология» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлады. 2001 елда –«Стоматология» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина академиясенең интернатурасын.

2003 елда «Социаль гигиена һәм сәламәтлек саклауны оештыру» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетының ординатурасын тәмамлады.

2012 елда «Дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча Казан (Идел Буе) федераль университетын тәмамлады.

 

Хезмәт эшчәнлеге:

1997–1 998 елларда – Республика психиатрия хастаханәсе 21нче ирләр бүлегенең санитары;

1998–1999 елларда - Республика психиатрия хастаханәсе 21нче ирләр бүлегенең медбраты;

2000–2001 елларда - Казан дәүләт медицина академиясенең теш казнасы-бит хирургиясе кафедрасының табибы-интерны;

2001–2003 елларда – Казан дәүләт медицина университетының социаль гигиена һәм сәламәтлек саклауны оештыру кафедрасының табибы-ординаторы;

2003–2009 елларда – Татарстан Республикасы буенча Россиянең ГУФСИН, өлкән җитәчелек итүче составның вазыйфаларында Россия УНС органнарында хезмәт иткән;

2009–2014 елларда – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының икенче бүлегенең башлыгы;

2014–2017 елларда – «Аксубай үзәк район хастаханәсе» ДАССУнең баш табибы;

2017 – 2018 елларда - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы.

Өйләнгән, ике бала тәрбияли

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования