2018 елның 12–13 апрелендә AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә нур терапиясенең бүгенге көндә иң көнүзәк методикаларын – радиохирургияне өйрәнүгә багышланган симпозиум узачак. Быел симпозиумның темасы «Баш миенең функциональ авыруларын, күзнең патологияләрен, үпкәнең һәм сөт бизенең яман шешен дәвалауда стереотаксик радиохирургия һәм радиотерапия. Балалар радиохирургиясе» булачак.