Волейбол буенча иптәшләрчә матч «Чистай ҮРХ» ДАССУ җиңүе белән тәмамланды

2018 елның 20 апреле, җомга

Чистайда «Чистай ҮРХ» ДАССУ, Чистай шәһәр суды һәм Чистай районара тикшерү бүлеге командалары араларында волейбол буенча иптәшләрчә матч узды. Спорт азартын һәм җиңүгә омтылышны уенның бөтен катнашучылары да күрсәттеләр. Җиңүгә рухландыручыларның  зур ярдәмен дә билгеләргә кирәк. Иптәшләрчә уенның нәтиҗәсе «Чистай ҮРХ» ДАССУ командасының Чистай шәһәр судының командасын җиңүе булды. Шулай ук дус, әмма ярышлы атмосферада «Чистай ҮРХ» ДАССУ командасы Чистай районара тикшерү бүлеге командасы белән уйнаганда җиңү яулады.  Ярышлар тәмамлангач, катнашучылар бер-берсенә мавыктыргыч уен өчен рәхмәт белдерделәр һәм мондый очрашулар уңай эмоцияләр өстиләр дип  билгеләделәр. Очрашуның инициаторы Чистай шәһәр суды рәисе Андрей Карпов әйткәнчә, очрашуның төп максаты – актив һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм пропагандалау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International