Казанда иң яхшы урта медицина һәм фармацевтика белемле белгечләрне билгеләделәр

2018 елның 28 апреле, шимбә

Казан медицина көллиятендә «Иң яхшы урта медицина һәм фармацевтика белемле белгеч 2018» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының Республика этабы узды. Чараны Татарстан Республикасы Шәфкать туташлары ассоциациясенең президенты Аида Сафина, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина белемен бирү һәм  аттестацияләү  бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Гөлүсә Козырова һәм  Казан медицина көллиятенең директоры, м.ф.д. Зөһрә Хисаметдинова ачтылар.

«Иң яхшы акушер» номинациясендә җиңүче РКХ Перинаталь үзәгенең акушерлык физиологик бүлегенең акушеры Новикова Наталья Алексей кызы булды.

РКХның 1нче номерлы реанимация һәм интенсив терапия бүлегенең шәфкать туташы Хөсәенова Рузина Арун кызы конкурста катнашкан өчен диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International