Республика башкаласында «Казан күкрәк яман шешенә каршы» юбилей акциясе узды

2018 елның 9 июне, шимбә

Бүген «МЕГА» сәүдә үзәгендә «Казан күкрәк яман шешенә каршы» дигән бишенче юбилей социаль акция узды, анда хатын-кызлар Татарстан Республикасының әйдәп баручы онкологлары–маммологларыннан бушлай консультация уза алдылар. Тантаналы церемониядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактика ярдәме идарәсенең башлыгы Елена Әхмәтҗанова, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсенең башлыгы урынбасары Гөлнара Гайфуллина катнаштылар.

Сөт бизенең яман шеше хатын-кызларның барлык онкологик авырулары арасында беренче урында тора. Вакытында I – II стадияләрдә диагностика үткәрелгән яман шеш 90-95 процент очракта дәвалана. Чараның төп бурычы — профилактика өчен ел саен планлы тикшерүләрнең һәм сөт бизе авыруын үз вакытында диагностикалауның кирәклеге турында хатын-кызларга сөйләү.

Бу көнне ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерының маммология һәм реконструктив хирургия бүлегенең мөдире Альберт Гыймранов әлеге онкопатологиянең иртә диагностикасына багышланган лекция үткәрде.

Казанда «Казан күкрәк яман шешенә каршы» дигән коммерциячел булмаган мәгълүмати проект меңләгән  хатын-кызларны җыеп, ел саен үткәрелә. Дүрт ел эчендә Республика клиник онкология диспансеры ярдәме белән 3200дән артык хатын-кыз консультация узды. 2014 елда сөт бизе яман шешенең бер очрагы, 11 хатын-кыз мастопатия белән, фиброаденоманың бер очрагы ачыкланды. 2015 елда — сөт бизе яман шешенең 11 очрагы, өч мастопатия, фиброаденоманың җиде очрагы. 2016 елда сөт бизе яман шешенең 11 очрагы, 13 фиброз һәм мастопатия ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International