Казанда «Башкалар турында уйла. Канны тапшыр. Тормыш белән уртаклаш» дигән донор акциясе узды

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Республика кан үзәгендә Бөтендөнья кан донорлары көненә багышланган донор акциясе узды. Акциянең оештыручылары булып «Игелекле Казан» иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы тора. Үзләренең ярдәм итәргә теләкләрен 200 шәһәр кешесе белдерде, алар арасыннан 149 кеше донор булды. Нәтиҗәдә кан банкы 76,437 литрга тулыланды. Коткару канында мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү теләге белән акциягә шатланып кушылулары турында акциянең күп кенә катнашучылары билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International