«Зәй тәбибы (Доктор Зай)» округ студентлары медицина отрядының хезмәт семестрын Зәйдә ачтылар

10 июль 2018 ел., сишәмбе

Бүген Зәй шәһәрендә «Зәй тәбибы (Доктор Зай)» округ студент медицина отрядының  хезмәт семестрын тантаналы ачтылар.

 

Бу беренче округ медицина хезмәт проекты, һәм анда Россия Федерациясенең 9 субъектыннан медицина отрядларының студентлары катнашалар.

2 ай дәвамында яшьләр Зәй муниципаль районының ҮРХдә кече һәм урта медицина персоналы сыйфатында эшлиячәкләр.

Отряд рухын һәм студентларның илһамын күтәрү өчен сәламләү сүзләре белән Идел буе федераль округының студентлар отряды штабының командиры Ислаев Василий Филипп улы, социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитетының җитәкчесе Чапков Александр Владимир улы, «Зәй ҮРХ» ДАССУ баш табибы Амеров Рим Риф улы һәм «РСО» ЯГРҖОның үзәк  штабында студент медицина отрядларының җитәкчесе Сидорова Кристина Анатолий кызы чыгыш ясадылар. Шулай ук яшьләргә булышлык күрсәтергә җирле отрядлар вәкилләре  килделәр. Аларның  санында «Легенды 17» СПО булды. Аның комиссары - Марк Салмин – үз штабының гимнын җырлады. Аннары «Зәй тәбибы» ОСМОның һәр студентына путевка бирелде,  димәк, алар өчен җәйге хезмәт семестрына старт бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования