Ел башыннан Түбән Кама «Апуш» балалар китапханәсендә «Ата-ананың мәхәббәте мәктәбе» эшли. Аның дәресләрендә даими рәвештә перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсенең белгечләре катнаша. Читраттагы дәреснең темасы «тыңламаудан даруларны» эзләү булды.