Яшел Үзән шәһәрендә вакцинация буенча мобиль пункт эшли башлады, кайда һәр теләгән кеше гриппка каршы түләүсез прививка ясый ала. Бөтен дәвалау процедурасы 10 минутка якын вакыт ала. Шул вакыт эчендә Яшел Үзәндә торучылар температура һәм артериаль кан басымын үлчәргә, терапевт һәм эпидемиолог консультациясын алырга, вакцинация үтәргә һәм ясалган прививка турында белешмә алырга өлгерәләр.