ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерының хезмәткәрләре Русфонд тарафыннан оештырылган «Үлемнән коткар – сөяк мие доноры бул» акциясенә кушылдылар. Акцияне гамәлгә ашыру рак, лейкоз, нәсел авырулары белән авыручы меңләгән бала һәм өлкәннәрнең гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк.