Казанда Медицина хезмәткәрләренең «Сәламәтлек-2018» спартакиадасының йомгакларын ясыйлар

2018 елның 21 сентябре, җомга

Бүген үзәк стадионда Медицина хезмәткәрләренең «Сәламәтлек-2018» спартакиадасының финал ярышлары уза. Ачылу тантанасында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков һәм Россия Федерациясенең Дәүләт думасы VII чакырылышының депутаты Айрат Фәррахов чыгыш ясадылар. Алар командаларга һәм һәр катнашучыга актив тормыш позициясе, Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсендә команда рухына ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм медицина хезмәткәрләре арасында спорт хәрәкәтен үстерүдә алга таба да хезмәттәшлек итүгә өмет белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International