Түбән Кама табиблары Бөтендөнья диабет белән көрәшү көненә акция уздырдылар

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

16 ноябрьдә Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе һәм Медицина профилактикасы үзәге КПФҮнә килүчеләр өчен акция уздырдылар – теләгән һәр кеше канда шикәр дәрәҗәсенә экспресс-анализ ясатты, кан басымын, буен һәм авырлыгын үлчәде. Тиз арада карап тикшерүне 90 кеше узды, аларның 8ендә шикәр дәрәҗәсе югары булды, өстәвенә, икесендә анализ 11 ммоль/лдан артык булуын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International