Казанда Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне узачак

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнен утызынчы тапкыр билгеләп үтәчәкләр. Быел ул «Үз статусыңны бел» лозунгы астында узачак.

Югары һәм урта уку йортларында, хезмәт коллективларында, Казанның һәм Татарстан Республикасы шәһәрләренең җәмәгать урыннарында ВИЧ профилактикасы чараларын белүгә лекцияләр, семинарлар, викториналар узачак. Чарада катнашучылар табиблардан ВИЧ-йогышын профилактикалау буенча түләүсез һәм аноним шәхси консультацияләр алырга, диагностиканың заманча чараларын кулланып ВИЧка экспресс-тест узарга һәм үз ВИЧ-статусын процедурадан соң 15 минут үткәч үк белергә мөмкиннәр.

30 ноябрьдә 17.30 сәгатьтән башлап 22.00 сәгатькә кадәр Татнефть Арена мәйданчыгында Казанның «АК БАРС» командасы һәм Ярославльнең «Локомотив» командасы арасында хоккей матчы кысаларында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм ВИЧ профилактикасына юнәлдерелгән «Җиңү өчен Тест. Test to win» акциясе узачак. Экспресс-тест мобиль пунктында барлык теләүчеләр ВИЧка бушлай һәм аноним тест уза һәм белгечләрнең консультациясен ала алалар.

2018 елның 1 декабрендә 11.00 сәгатьтән башлап 14.00 сәгатькә кадәр «МЕГА» сәүдә үзәгендә акция кысаларында масштаблы профилактик чара узачак, анда позитив интерактив мәйданчык эше оештырылачак: яшьләр һәм спорт коллективлары чыгышы, ВИЧка экспресс-тест кулланып (төкерек буенча) түләүсез тест үткәрү, ВИЧ профилактикасы буенча басма материаллар тарату.

30 ноябрьдә "Татар-Информ" МАда Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекциянең көнүзәк аспектларына багышланган пресс-конференция узачак.

Спикерлар:

Борисова Луиза Олег кызы – Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең идарәсе территориясен санитар саклау бүлеге башлыгы,

Галиуллин Нияз Ильяс улы – «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» ДАССУнең баш табибы,

Таишева Лилия Әхәт кызы – «Яңа гасыр» автоном коммерцияле булмаган хәйрия оешмасының генераль директоры.

Пресс-конференция кысаларында «Без сәламәт милләт. Кушылыгыз!» дигән республика фоторәсемнәр конкурсының һәм «Киләчәккә юллама» дигән республика видеороликлар конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International