ТР сәламәтлек саклау министры Молдова Республикасыннан делегация вәкилләре белән очрашты

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков Молдова Республикасының автономияле территориаль берәмлеге Гагаузия делегациясенең вәкилләре белән очрашты. Очрашу барышында Гагаузия АТБ Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Вадим Чехан Татарстан Республикасына һәм шәхсән Президент Рөстәм Миңнехановка Гагаузия автономияле берәмлегенең сәламәтлек саклау өлкәсенә булышлык күрсәтү өчен рәхмәт белдерде. Очрашу барышында яклар хезмәттәшлек турында килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International