ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый советның эш йомгакларын ясадылар

2018 елның 28 декабре, җомга

ТР сәламәтлек саклау министрлыгында Рәис Чыңгыз Мәхмүтов җитәкчелегендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамыгындагы Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы булды. Анда сәламәтлек саклау министры Марат Садыков катнашты. Ул Совет әгъзаларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, ныклы сәламәтлек һәм киләсе елда уңышлы эшләр теләде. Алга таба советның 2018 елдагы эшенә йомгак ясадылар, 2019 елга Иҗтимагый советның Эш планына кертү өчен тәкъдимнәр карап тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International