Татарстан сәламәтлек саклау министрының Яңа ел белән котлавы

2018 елның 31 декабре, дүшәмбе

Якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан һәрберебез ишеткән беренче теләкләрнең берсе булып сәламәтлекне теләү булачагына шикләнмәскә дә мөмкин. Әле борынгы заманнарда ук кешеләр сәламәтлексез, бай һәм куәтле кеше булып та, үзеңне чын-чынлап бәхетле хис итү мөмкин түгеллеген аңлаганнар.

Татарстан сәламәтлек саклау хезмәткәрләре республика җитәкчелеге ярдәме белән сәламәтлек бары тик яхшы теләк булып кына калмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр.  Беренчел звеноны модернизацияләүнең уникаль ике еллык программасы тәмамланып килә. Ел ахырына Татарстанда яңа җиһазлар, мебель белән җиһазландырылган 187 сырхауханә учреждениесе тапшырылды. Республиканың барлык районнарының сәламәтлек паспортлары төзелә. Тармакта кадрлар җитмәү проблемасы хәл ителә.  Сәламәтлек саклауны алга таба мәгълүматлаштыру, телемедицина кертү юнәлешендә җитди адымнар ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International