Казанда беренче тапкыр профессор Д. М. Менделеевичның исемле стипендиясен тапшырачаклар

2019 елның 15 феврале, җомга

16 февральдә Казанда беренче тапкыр профессор Д. М. Менделевич исемле стипендиясе тапшырылачак. Тантана профессор туган көнендә узачак. Премия алуга номинантлар – Казан дәүләт медицина университетының аспирантлары һәм ординаторлары, анда Татарстанның атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган табибы, психиатрия һәм наркология кафедрасы мөдире, профессор Даыд Моисей улы Менделевич эшләде. Иң яхшыларны укуда һәм фәнни эштә аерым уңышлары өчен бүләкләячәкләр.

Стипендия ел саен булыр дип планлаштырыла. Шулай ук бүләкләү тантанасы чикләрендә профессор исемендәге лекция аудиториясен тантаналы ачу булачак. Чарада КДМУ ректоры Алексей Созинов катнашачак. Чара Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, медицина фәннәре докторы, профессор Юрий Александровскийның лекциясе белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International