КДМУның госпиталь педиатрия кафедрасы профессоры В.П. Булатов вафат булды

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

КДМУның госпиталь педиатрия кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Владимир Петр улы Булатов вафат булды.

В.П. Булатов күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «РФнең Атказанган табибы» исеменә лаек булды, КДМУның Мактау грамотасы, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

Владимир Петр улы зирәклеге, игелеклелеге, коллективны туплый белүе һәм иң катлаулы тормыш хәлләреннән чыгу юлын таба белүе белән башкалардан аерылып торды.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының хезмәттәшләре һәм хезмәткәрләре Владимир Петр улының туганнары һәм якыннары кайгыларын уртаклашалар. Хезмәттәшләре һәм укучылары күңелендә якты хәтер мәңгегә калачак.

Гражданнар панихидасы 2019 елның 22 февралендә КДМУның төп бинасында 10: 30 сәгатьтә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International