16 мартта 12: 00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында скандинавия йөреше буенча массакүләм кышкы ярыш узачак. Марафонның девизы: «Бергә сәламәт булыйк!». «Тормыш сыйфаты» клиникасы һәм «Angels» инициатива берләшмәсе булышлыклары белән «Зәңгәр Тасма» дигән Инсультка каршы көрәш фонды чараның оештыручысы булып тора. Акциянең максаты – халыкның игътибарын физик йөкләнеш – скандинавия йөреше ярдәмендә инсульт проблемасына җәлеп итү.
Катнашу өчен нәрсә кирәк?
Уңайлы кием, йөрү өчен таяклар, күтәренке кәеф, алдан теркәлү.
Теркәлү өчен телефон номерлары: 8-987-423-91-22 яки 8-917-921-96-51 (дш.-җм. 9.00 сәгатьтән башлап 17.00 сәгатькә кадәр)