Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте студентлары өчен сәламәтлекне саклаучы тәртипнең принциплары турында лекция үткәрделәр.
Теләмәгән нәтиҗәләр булмасын дип үз тәртибеңне ничек формалаштырырга? Үз сәламәтлегең буенча шик туган очракта кая мөрәҗәгать итәргә? Нинди махсуслаштырылган медицина учреждениеләре кирәкле ярдәм, шул исәптән аноним ярдәмне, күрсәтә? Бу һәм башка сораулар лекция барышында кузгатылды. Чара ахырында студентларга РМПҮ чыгарган белешмәлекләр таратылды.