Түбән Кама район хастаханәсе «Яшәргә вакыт!» дигән Бөтенроссия премиясен алды

2019 елның 15 марты, җомга

2019 елның 14 мартында – сәламәтлек саклау өлкәсендә Бөтенроссия «Яшәргә вакыт!»  премиясен тапшыру тантанасы Мәскәүдә узды. Премия инсульттан соң пациентларны профилактикалау, дәвалау һәм реабилитацияләү өлкәсендә иң югары казанышларны билгели. «Баш мие кан әйләнешенең кискен бозылулары белән авыручыларны дәвалау өчен иң яхшы беренчел кан тамырлары бүлеге» номинациясендә Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе җиңде.

«Яшәргә вакыт!» –  инсульт темасына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, шулай ук коллективларның һәм табибларның, аерым белгечләрнең һәм медицина учреждениеләре җитәкчеләренең һәм дәүләт эшлеклеләренең әлеге авыру белән көрәштә казанышларын билгеләп үтү. Премия 2016 елда инсульт белән көрәш буенча милли ассоциация (НАБИ) һәм Россия реабилитологлары союзы инициативасы буенча РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы булышлыгында оештырылды.

Церемониядә  сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгений Камкин чыгыш ясады. Ул мәсьәләнең мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International