Чистайда «Кичектергесез педиатриянең көнүзәк бүлекләре» пилот проекты узды

2019 елның 15 марты, җомга

Февральдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының «Кичектергесез педиатриянең көнүзәк бүлекләре» пилот проекты Казан дәүләт медицина университеты һәм Балалар республика клиник хастаханәсе белән берлектә старт алды. Укуларны кафедра мөдире Динара Садыйкова җитәкчелегендә КДМУның госпитальле педиатрия кафедрасы башкара.

Балаларның кичектергесез халәте проблемасы педиатриянең барлык бүлекләре арасында алдынгы урыннарның берсен алып тора. Балаларга кичектергесез ярдәм күрсәтү алымнары медицина педиатрия фәненең яңа казанышларын исәпкә алып даими камилләштерелә.

11 марттан башлап 13 мартка кадәр укыту Чистай шәһәрендә «Чистай ҮРХ» ДАССУнең балалар сырхауханәсе җирлегендә узды. Һәр укыту семинарының программасы лекцияләр циклын һәм гамәли дәресләрне үз эченә алды. Лекцияләр һәм практик дәресләр тематикасы балаларга төрле кичектергесез халәтләрдә ярдәм күрсәтүгә багышланган иде. Семинар программасына педиатриядә йөрәк-үпкә реанимациясе һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары вакытында ашыгыч ярдәм буенча киңәйтелгән чараларга өйрәтү кертелгән. Лекцион материалда төп балалар авырулары вакытында ярдәм күрсәтү стандартлары тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International