Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8020 тапкыр чыктылар

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8020 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1185 тапкыр чыктылар. Медиклар бәхетсезлек очракларына 919 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 31 тапкыр. Бу ЮТҺдә 34 кеше зыян күрде, 24 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 21 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 62 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6398 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 61, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 203.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 55кә артты (авырулар һәм бәхетсез очраклар исәбенә). Чакырулар саны янгыннар буенча –12гә, көчле миокард инфарктлары буенча – 12гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 15кә артты.  Мөрәҗәгатьләр саны ЮТҺ буенча – 4кә, бала табулар буенча – 17гә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 25кә артты.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп чакыру өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International