Яр Чаллы шәһәренең 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсе 2018 ел эчендә эш йомгакларын ясады

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Яр Чаллыда «5нче номерлы Шәһәр хастаханәсе» ДАССУнең йомгаклау киңәшмәсе узды. Чарада ТР ССМ Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Нияз Фатыйхов, Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең шәһәр оешмасы рәисе Любовь Ховрычева булдылар. Эш йомгаклары турында доклад белән 5нче номерлы хастаханәнең баш табибы Зөфәр Насретдинов чыгыш ясады.

Бүген 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсе шәһәрнең Яңа өлешендә бердәнбер күп профильле стационар һәм 5нче номерлы, 9нчы номерлы ике сырхауханә кергән Яр Чаллының иң эре дәвалау учрежденисе булып тора.

Беренчел звеноны модернизацияләү программасы кысаларында сырхауханәләрдә һәм хатын-кызлар консультациясендә капиталь ремонт үткәрелде, гомуми бәясе 318 млн. сум тәшкил итте.

Докладта әйтелгән мәгълүмат буенча, ел саен сырхауханәләр тарафыннан барлык планлы күрсәткечләргә ирешәләр, шул исәптән, 100% - вакцинопрофилактика, гомуми диспансерлаштыру буенча план, флюорография тикшерүе белән колачлау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International