Татарстанның уникаль проекты – әйдәүче медицина үзәкләренең табиблары районнарга чыгалар

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Буа якташлыгының «Әйдә булышыйк!» уникаль социаль проекты беренче тапкыр 2019 елның гыйнварында гамәлгә ашырылды. Проектның авторы һәм инициаторы Рөстәм Сафин – ТР ССМ Республика онкология диспансерының онкологы-химиотерапевты. Әлеге проект Буа районында яшәүчеләргә түләүсез медицина ярдәменең сыйфатын яхшырту һәм һәркем өчен мөмкин булуын арттыру өчен юнәлдерелгән. Табибларның беренче төркеме район халкын онкологик авырулар предметына карап чыкты. Табибларның икенче сәфәре гаиләне планлаштыру мәсьәләләренә – балаларның һәм гаиләләрнең медик-генетик консультациясенә кагылачак. Төркем составына Татарстан Республикасының әйдәүче ЮТМЯ-үзәкләренең генетигы, урологы, педиатры, эндокринологы һәм кан тамырлары хирургы керделәр.

Киләчәктә Буа якташлыгы проекты Татарстанның башка районнарында да төзекләндерелергә мөмкин, чөнки ул республиканың әйдәп баручы табибларының медицина ярдәмен тагын да ачык итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International