БРКХдә югары технологияле операция узды

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

БРКХдә гизүче нерв стимуляторын имплантацияләү буенча югары технологияле операция узды.  Резистентлы формалы эпилепсиядән җәфа чигүче пациентлар бар, аларга медикаментоз дәвалау булышмый. Мондый очракларда хирургик тыкшыну күрсәтелә. Кайчагында бу баш миенә ачык тыкшынулар, ләкин ачык сәбәбе билгеләнмәгән очракта, табиблар вагус стимуляциясенә мөрәҗәгать итәләр.

Оператив тыкшынуны башкару барышында муенда гизүче нерв аерып чыгарыла, аңа электрод теркәлә һәм кечкенә стимулятор тоташтырыла, ул эпилепсия өянәген туктатучы билгеле амплитудалы  токны генерацияли.

Бу ысулның төп бурычы – эпилепсияне тулысынча бетерү түгел, ә өянәкләр санын киметү һәм бала кабул итәргә мәҗбүр булган 3-4 препараттан китү. Хирургик тыкшынудан соң пациент бер препаратта кала, ә өянәкләр саны шактый кими.

Югары технологияле операцияне БРКХ хирургия ярдәме буенча баш табиб урынбасары, ТР ССМ баш штаттан тыш балалар хирургы, югары категорияле табиб-нейрохирург Владимир Филатов югары категорияле коллегасы табиб-нейрохирург Эльза Фатыйхова белән бергә башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International