Татарстанда «Сәламәт туклану - актив озын гомерлелек» акциясе старт алды

21 март 2019 ел., пәнҗешәмбе

2019 елның 21 мартында Татарстан Республикасында Лаеш муниципаль районының Советлар Союзы Герое Алексей Петр улы Малышев исемендәге Столбище урта гомуми белем бирү мәктәбе җирлегендә «Сәламәт киләчәк» партия проекты кысаларында «Бергә эшлик!» Хәрәкәте тарафыннан үткәрелә торган «Сәламәт туклану – актив озын гомерлелек» Бөтенроссия акциясе старт алды.

Мәктәптә старт дәресенең кунаклары булып Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, башлык урынбасары-Лаеш муниципаль районы Советы Рәисе урынбасары Татьяна Борһанова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Жанетта Соркина катнаштылар.

Исегезгә төшерәбез, проектны тормышка ашыру түбәндәге этапларны үз эченә ала: мәктәпләрне, кураторларны һәм акциядә катнашучыларны теркәү, сәламәт туклану турында дөрес күзаллауны формалаштыру буенча чаралар әзерләү һәм үткәрү, мәктәп укучыларының тикшеренү эше һәм, ниһаять, бөтен Россиядән иң яхшы белем бирү учреждениеләрен һәм аларның лидерларын бүләкләү. 2019 елның май ае ахырында акциянең региональ, аннары федераль йомгаклары ясалачак. Проектны тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча үзләрен аеруча актив күрсәткән өлкән сыйныф укучылары «Артек» Халыкара балалар үзәгенә 12нче сменага бару мөмкинлеге алачаклар. Тантаналы финал чарасы 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнендә «Артек»та узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования