Безнең һөнәребездә яратмыйча булмый!

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Түбән Кама муниципаль районы Төзүчеләр поселогының сәламәтлек саклау пункты мөдире Сайдә Вагыйз кызы Шәфиковага 80 яшь тулды. Хезмәттәшләре аны юбилее белән котладылар. Чәчәкләр, бүләкләр һәм иң мөһиме – күңелгә ятышлы сүзләр, күңелле хатирәләр – болар барысы да юбиляр өчен чын сюрприз булды. Бу көнне бәйрәм өстәле артында Сәйдә Вагыйз кызы үзенең хезмәт юлын тагын бер кат искә алды, ничек медицинага керүе һәм ничек үз һөнәрен гомерлеккә яратуы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International