Яр Чаллыда талпан тешләвенең беренче очрагы ачыкланган

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Быел Яр Чаллыда куркыныч канэчкечләр, 2017-2018 еллар белән чагыштырганда, иртәрәк уяндылар. Белгечләр моны җылы һава торышы башлану белән бәйлиләр. 8 апрельдә КБМҮнең травматология пунктында талпан тешләве белән беренче мөрәҗәгать итү теркәлде.

Травмпунт хезмәткәрләре талпаннарны мөстәкыйль рәвештә алырга кирәкми, ә бары табиб кабул итүе вакытында гына кирәк дип искә төшерәләр. Бөҗәкне лабораториягә тикшерүгә җибәрәчәкләр. КБМҮнең травматология пункты мөдире Малхаз Коринтели сүзләренә караганда, талпаннарның якынча 10%ы энцефалит һәм боррелиоз ташучылары булып чыгалар. Бу буыннарның, йөрәкнең һәм нерв системасының зарарлануына китерә торган куркыныч авырулар. Болар барысы да куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, хәтта үлемгә кадәр, шуңа күрә медицина ярдәме алу өчен вакытында мөрәҗәгать итү мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International