Чистай ҮРХнең 2нче номерлы ШХ баш табибы Светлана Малагина «Сәламәтлек саклау» номинациясендә ел менеджеры булды

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

15 апрельдә Мәскәүдә «Ел менеджеры – 2018» Россия конкурсына йомгак ясадылар. «Сәламәтлек саклау» номинациясендә Чистай ҮРХнең 2нче номерлы шәһәр хастаханәсенең баш табибы Светлана Малагина җиңүче булды.

«Ел менеджеры» Россия конкурсы 1997 елдан бирле үткәрелә һәм идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, иң уңышлы менеджер практикаларын ачыклауга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Конкурсны оештыручы – Халыкара менеджмент Академиясе. Жюрины Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе Сергей Глазьев җитәкләде.

Әлеге проектка Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы, Мәскәү Хөкүмәте төрле яклап ярдәм күрсәтәләр.

Проектның төп бурычлары: ил икътисадын үстерүгә һәм ныгытуга зур өлеш керткән Россия идарә корпусы элитасын ачыклау; төрле тармак җитәкчеләренең алдынгы тәҗрибәсен тарату, аларның казанышларын җәмәгатьчелек тарафыннан тану.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International