27 апрельдә Казанда «Бие! Сула! Тәмәке тартма!» акциясе узачак

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

27 апрельдә Ак Барс көрәш сараенда массакүләм түләүсез скрининг спирометриясе (тышкы сулышны тикшерү) белән «Бие! Сула! Тәмәке тартма!» акциясе узачак. Акциядә катнашучылар үз сулышларын тикшерә, сулыш алу функциясен үлчи, үпкәләрнең фактик яшен белә һәм үпкә авыруларын профилактикалау, тәмәке тартуны җиңеп чыгу, үз сәламәтлекләрен торгызуның физик алымнары буенча табиблар консультациясен ала алачаклар.

«Бие! Сула! Тәмәке тартма!» – 2018 елдан башлап Россиянең төрле шәһәрләрендә үткәрелә торган регионара проект. Акциянең оештыручылары – «Тодес» Алла Духованың балет мәктәп-студиясе белән берлектә Россия Сулыш юлларына нисбәтле җәмгыяте.

Үткәрү урыны: Ак Барс Көрәш сарае, Ф. Әмирхан проспекты, 1г.

Чара башлана: 27 апрельдә 10:00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International