Казанда «Фармакотерапия куркынычсызлыгы: Nolinocere!» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак

2019 елның 14 мае, сишәмбе

2019 елның 16 маенда Казан дәүләт медицина академиясе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә һәм «Клиник фармакологлар ассоциациясе» РИО катнашында «Фармакотерапиянең куркынычсызлыгы: Nolinocere!» дигән ел саен үткәрелә торган икенче халыкара катнашу белән  Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырачак.

Конференциядә гомуми фармакология, фармаконадзор, дару чараларының үзара йогынты ясавы, нәтиҗәлелеге һәм куркынычсызлыгы, аларның үзара алмаштыручанлыгы һәм башкалар буенча фикер алышу планлаштырылган, әлеге темалар Татарстан Республикасының һәм Белгородтан алып Красноярскига кадәр Россиянең башка регионнарының клиник фармакологларын, фәнни эшчеләрен, сәламәтлек саклау оештыручыларын һәм төрле белгечлекләр табибларын берләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International