Карелия Республикасыннан делегация Татарстанның дәвалау учреждениеләренә килеп китте

14 май 2019 ел., сишәмбе

Карелия Республикасыннан делегация регион башлыгы Артур Парфенчиков белән бергә Татарстанның дәвалау учреждениеләренә килеп китте.

Казан шәһәренең 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә кунакларны ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков озатып йөрде. Республика клиник онкология диспансерында баш табиб Илгиз Һидиятов делегатларга учреждениенең эше турында сөйләде.

Казан шәһәренең 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Марат Мәҗитов һәм сыйфат контроле бүлеге башлыгы Елена Бельская структур бүлекчәләр буенча экскурсия уздырдылар: гидрореабилитация, «Амбулатор реабилитация үзәге» кабинетларын, тар белгечләр кабинетларын күрсәттеләр. Әңгәмә барышында кунакларга дәүләт программаларының гамәлгә ашырылуы турында сөйләделәр, кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирделәр.

Делегатлар күп профильле клиникаларның уңай эшләрен һәм Татарстан белгечләренең югары эш дәрәҗәсен билгеләделәр, алга таба хезмәттәшлек итәргә теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования