Балалар республика клиник хастаханәсенең 2нче номерлы консультатив сырхауханәсе җирлегендә «Җаваплы ата-ананың мәктәбе» дигән дәрес узды. Стоматолог-гигиенист Ирина Ахунова катнашучыларга авыз куышлыгы гигиенасы турында сөйләде. Очрашу бик җанлы һәм тулы килеп чыкты, ике як та актив рәвештә әңгәмәгә кушылды, бик теләп дискуссиядә катнашты.
Мондый очрашулар – җәмәгатьчелекне җәлеп итүгә, пациентларның кызыксынуларын һәм компетентлыгын арттыруга юнәлдерелгән табибларның һәм ата-аналарның яхшы яктан күрсәтелгән уртак эшләре. Мондый аралашу форматы медицина хезмәткәрләренә кечкенә пациентларның ата-аналары белән ике яклы элемтә урнаштырырга, үз эшен камилләштерү һәм ата-аналар белән, уртак максаты – бала сәламәтлеге булган партнерлар белән кебек, эш итү өчен уртак бәйләнешләрне табарга ярдәм итә.