Түбән Камада ревматологиянең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

ТКҮРКХдә «Ревматологиянең көнүзәк мәсьәләләре» темасына районара семинар узды. Татарстанның әйдәүче белгечләре ревматология өлкәсендә лекцияләр белән чыгыш ясадылар. Казан кунаклары бу авыруны дәвалау һәм дөрес диагностикалау тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Семинар-киңәшмәнең тыңлаучылары арасында ТКҮРКХ табиблары: терапевтлар, гомуми практика табиблары, ревматологлар, эндокринологлар, кардиологлар, травматологлар, тире-венерология диспансерының табиблары бар иде.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш ревматологы, КДМУ госпиталь терапиясе кафедрасы доценты Светлана Якупова Түбән Кама коллегаларына сустав синдромының дифференциаль диагнозы һәм ревматологиядә заманча дәвалау мөмкинлекләре турында сөйләде. РКХнең ревматология бүлеге мөдире Рифкать Абдракипов һәм КФУның медицина-санитария частеның ревматология бүлеге мөдире Тимур Сибгатуллин җыелганнар белән үз тәҗрибәләрен уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International