ТР ССМ БРКХнә РФ Сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Семенова килеп ките

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

ТР ССМ Балалар Республика клиник хастаханәсенә, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, КДМУ ректоры Алексей Созинов, КДМА директоры Рөстәм Хәсәнов озатуында, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Семенова килеп китте.

Баш табиб Айрат Зиатдинов җитәкчелегендәге клиниканың администрациясе кунакларны клиниканың структур бүлекчәләре: консультатив реанимация үзәге, ангиография, компьютер томографиясе, кардиохирургия бүлекләре, кардиохирургия һәм нейрохирургия операция блогы, яңа туган балаларны реанимацияләү бүлеге белән таныштырды.

Кунаклар шулай ук «Рональд Макдональд йорты» түләүсез кунакханәсен һәм  БРКХ җирлегендә урнашкан КДМУның госпиталь педиатрия кафедрасына килеп киттеләр.

Татьяна Семенова клиниканың эш процессы оештырылуының югары дәрәҗәсен билгеләде һәм клиниканың хезмәткәрләренә киләчәк үсеш һәм һөнәри уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International