Казанда «Без сәламәт – кушылыгыз!» акциясе узачак

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

25 майда 10:00 сәгатьтән  башлап 14: 00 сәгатькә кадәр «Без сәламәт – кушылыгыз! » акциясе узачак. (Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы (ҮМһЯП), Казан шәһ.):

- Татарстан Республикасының социаль-спорт «Яшел фитнес» хәрәкәте белән хезмәттәшлектә Казан ДМУ студентлары, укытучылары һәм хезмәткәрләре (катнашучыларның гомуми саны - 1000нән артык кеше) Горький исемендәге ҮМһЯПның яшел кырында узачак массакүләм зарядкада катнашачак.

- «ТР Волонтерлары- медиклары» БҖХ белән, «мәгълүмати гигиена» фәнни-белем бирү проекты белән хезмәттәшлектә,«сәламәтлек зонасы» оештырылачак. Анда теләгән һәркем үзенең артериаль кан басымын, пульсын, мускулларын, тән массасын, кандагы шикәр санын белә алачак, авыз куышлыгы гигиенасы турында профилактик лекция тыңлый алачак. Акциянең һәр катнашучысы тараткыч материал белән тәэмин ителәчәк, анда профилактик тикшеренүләр барышында алынган барлык мәгълүматларны кертергә мөмкин булачак.

- «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» ДАССУ белән хезмәттәшлектә ВИЧ/СПИДка экспресс тест уздыру оештырылачак.

- Горький исемендәге ҮМһЯПның спорт мәйданчыкларында Казан дәүләт медицина университетының физик тәрбия кафедрасы тарафыннан спорт ярышлары оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International