«Баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы булган пациентларны алып бару үзенчәлекләре» республика районара семинар-киңәшмәсе Регионара клиник-диагностика үзәгендә узды. Төп спикерлар – Н. И. Пирогов исемендәге РФТМУның реабилитация, спорт медицинасы һәм физик культура кафедрасы доценты Андрей Суворов (Мәскәү) һәм Динә Хәсәнова, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш ангионеврологы, КДМУның нейрохирургия кафедрасы профессоры.