Яр Чаллыда сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бүген шәһәрнең сырхауханәләрендә һәм хастаханәләрендә 10 меңнән артык медицина хезмәткәре хезмәт итә.
Бәйрәм чарасы кичә «Энергетик» мәдәният сараенда узды. Бәйрәмдә Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова, Шәһәр Советы депутаты Ләлә Камалетдинова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин, ТР ССМ Яр Чаллы шәһ.буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Нияз Фатыйхов катнаштылар.