Югары Осланда «Бердәм Россия» көне узды

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Югары Ослан муниципаль районында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан регионы бүлеге Сәркәтибе Фәрит Мөхәммәтшин катнашуында «Бердәм Россия» көне» узды.

«Бердәм Россия» көне» партия проекты Татарстанда 2004 елдан бирле тормышка ашырыла. Республика районнарында, гадәттәгечә, халык белән очрашулар уза, Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелә. Районнарда яшәүчеләр дәвалау-профилактика учреждениеләренең әйдәүче белгечләреннән медицина консультациясен ала алалар, шулай ук берничә медицина тикшеренүләрен уза, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән аралаша алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International