Яр Чаллы шәһ. 5нче номерлы ШХ шәфкать туташы «Сабантуй гүзәле-2019» конкурсының финалисты булды

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Яр Чаллы шәһ. «5нче номерлы Шәһәр хастаханәсе» ДАССУ терапия бүлегенең шәфкать туташы Рәйлә Шабаева «Сабан туе гүзәле-2019» шәһәр конкурсының финалисты булды.

Матурлык конкурсында катнашырга татар телен белүче18 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге югары һәм урта уку йортлары студенткаларына, шәһәрнең оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләренә рөхсәт ителде.

Жюри карары буенча 5нче шәһәр хастаханәсенең шәфкать туташы Рәйлә Шабаева «Иң нәзакәтле» титулына ия булды. Матурлык конкурсы финалыннан соң барлык катнашучылар . «Сабантуй гүзәле-2019»  шәһәр конкурсының дипломнары һәм сертификатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International