Милли проектлар үтәлешен контрольдә тоту төркеме Казан шәһәренең дәвалау-профилактика учреждениеләренә килеп китте

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

«БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Генераль советы Президиумының Милли проектлар үтәлешен контрольдә тоту төркеме Казан шәһәренең дәвалау-профилактика учреждениеләренә килеп китте.

Төркем составында: РФ ФС Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Юрий Кобзев, РФ ФС Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Владимир Круглый, РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич.

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков озатуында алар Казан шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә, Казан шәһ. 21нче номерлы шәһәр сырхауханәсенә, шулай ук БРКХнең «Азино» балалар сырхауханәсенә килеп киттеләр.

«Сәламәтлек саклау» Милли проектын сакчыл технологияләр куллану белән гамәлгә ашыру кысаларында амбулатор-сырхауханә челтәрендә беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүнең оештыру системасын камилләштерү планлаштырыла.

Илдә ил Президенты кушуы буенча эшләп чыгарылган 13 масштаблы милли проект эшләтеп җибәрелде. «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектлары гомер озынлыгын, туучылар санын арттыруга, йөрәк-кан тамырлары, онкология һәм башка авырулардан үлүчеләр санын киметүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International