Травматология һәм эндопротезлау федераль үзәгендә (Чабаксар шәһәре) «Эре буыннарны эндопротезлауның көнүзәк мәсьәләләре» дигән XI Регионара конференция узды. Чарага ел саен табиб-травматолог-ортопедлар һәм буыннарны эндопротезлау өлкәсендә белем диапазонын киңәйтергә теләгән барлык кешеләр чакырылалар.
Конференциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш травматолог-ортопеды, Казан шәһәренең 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы Владимир Беляков катнашты.